Бүген "Барс Канатлары" коляскада йөрүче инвалидлар Баскетбол клубы уенчылары футбол буенчаматчлар Кубогы җанатарларының паспортын алды. Андрей Чугунов һәм Александр Иванов FAN ID рәсмиләштерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы "Уңайлы мохит" проектын тормышка ашырып килә. 2011 елдан бирле зур тәҗрибә тупланган, белгечләр әзерләнгән.
Бүгенге көндә "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга 755 объектлар һәм 57 спорт корылмаларына керү мөмкинлеге бирелгән.