Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре укучыларга каникулларын файдалы үткәрергә булыша

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Яшь төзүче" шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда эшлекле уеннар, төркемле консультацияләр һәм тестлар үткәрде.

Барлыгы чарада лагерьның беренче сменасы 138 укучысы катнашты. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, һөнәрләр турында сөйләде, видеофилҗм карады.

Өлкән укучылар кызыксынып "Һөнәрләр дөньясына сәяхәт" программасы буенча конкурста катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International