Министрлык карамагындагы биш оешма "Иң яхшы күмәк килешү" конкурсының җиңүчесе булды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү Бөтенроссия хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика оешмасында "Иң яхшы күмәк килешү" конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 5 учреждение җиңүче булды.

1 урын – Яр Чаллы муниципаль районының "Ышаныч" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын

– Бөгелмә муниципаль районының "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

– Яшел Үзән муниципаль районының "Рэхэт" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын

– Лениногорск "Башлангыч" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

– Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International