Казанның ике предприятиясе хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, «Казанский комбинат надомников» ҖЧҖ 3 хезмәткәренә 55 мең сум һәм «Аргамак» ҖЧҖ 2 хезмәткәренә 21 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International