Лениногорскида эшсез гражданнар психологик ярдәм алды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча төркемле дәрес узды.

"Логос" психологик үзәге хезмәткәрләре кызыклы тренинглар һәм тестлар үткәрде. Әлеге тренинглар барышында эшсез гражданнар эш эзләгән вакытта үз-үзеңне тоту стратегиясен формалаштырырга, үзеңне тәкъдим итү ысуллары белән таныша алды.

Фикер алышу процессында һәр эшсезгә индивидуаль киңәшләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International