Әтнә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шушы көннәрдә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
Чарада районның 4 оешма вәкилләре катнашты, алар арасында Әтнә икмәк пешерү цехы, “Мирас" ҖЧҖ, "Шахтер" ҖЧҖ, "Тукай" ҖЧҖ.
Эшкә урнашырга теләүчеләргә технолог, савыт-саба юучы, экспедитор, диспетчер, бармен һәм башка белгечлекләр буенча 9 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәгә 37 кеше килде. Чара йомгаклары буенча эшкә урнашу өчен 2 юнәлеш бирелде.