Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә тернәкләндерүнең төрле ысуллары кулланыла.
Шуларның берсе булып тарихи урыннар буйлап экскурсияләр оештыру тора. Бүген өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар яр буенда булды, Нократ елгасын күзәтте, музыкаль фонтан күрде.
Аннары социаль хезмәт алучылар "Яшьлек" паркына китте. Биредә физик культурасы буенча инструктор һәм бүлек белгечләре скандинав йөреше буенча чара уздырды.