Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр өчен чираттагы курслар оештырды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Төбәк квалификация үстерү агентлыгы Яшел Үзән филиалында "Маникюрша" һөнәре буенча төркем ачылды. Укуларга эшсез гражданнар арасыннан 7 кеше һәм декрет ялында булган 2 хатын-кыз кереште.

Курслар тыңлаучылар база, аппарат маникюры техникасы нигезләре буенча белем алачак.

Шулай ук шушы көннәрдә "Электрогазосварщик" һөнәре буенча курс тәмамланды. Курс нәтиҗәләре буенча эшсез гражданнар арасыннан 14 кеше квалификация имтиханын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International