Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече социаль эш буенча белгеч белән берлектә "Россия Көне" дип исемләнгән чара оештырды.
Чараның максаты булып Россия тарихына һәм традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү, Ватанга тугрылык, мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү торды.
Чара Минзәлә шәһәре буенча экскурсия рәвешендә узды. Биредә балалар зур кызыксыну белән шәһәр тарихы белән танышты, сораулар бирде, әңгәмәдә катнашты.