"Наз" үзәге белгечләре Россия көненә багышланган чаралар оештырды

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә рәсем бәйгесе уздырылды.

Жюри составына "Бердәм Россия" партиясенең Балтач җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе. А. Фазылзянова керде.

Шулай ук "Романтик" балалар сәламәтләндерү лагерендә “Наз” үзәге белгече Наталья Закирова "Минем Ватаным" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, фикер алышуда актив катнашты, пазл җыйды.

Чара ахырында балалар Россия гимнын башкарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International