Питрәч "Шатлык" приютында Россия көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Россия Көне кысаларында Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чаралар үтте.

Әйтик, шушы көннәрдә асфальтта рәсем яса конкурсы оештырылды.

Моннан тыш, балалар социаль педагог Екатерина Карнаухова белән бергә Питрәч авылы Җиңү Паркында "Минем туган ил" патриотик акциясе үткәрде.

Шулай ук Балалар шәһәрчегендә концерт, спорт ярышлары, интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар оештырылды. Шәһәрчекнең территориясендә "Шатлык" приюты хезмәткәрләре декупаж һәм тестопластика буенча мастер-класслар оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International