2017 нче ел дәвамында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомство карамагындагы учреждение белгечләре һәм җитәкчеләре өчен тематик ыебинарлар оештыру һәм уздыруны планлаштыра.
Иртәгә, 14 июньдә, 15.30 сәгатьтә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт казна учреждениеләре белгечләре өчен “Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә теркәү исәбе” программасы буенча беренче вебинар узачак.
Вебинар барышында норматив-хокукый документлар каралачак, гражданнарны исәпкә алу тәртибе һәм шартлары аңлатылачак.
Алдагы тематик вебинарлар графигын Министрлыкны рәсми сайтында карарга була.