Эльмира Зарипова инвалидларны эшкә урнаштыру турында сөйләячәк

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Иртәгә "Татар-информ" базасында “Инвалидларны эшкә урнаштыру” темасына пресс-конференция узачак.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру, инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау, эш бирүчеләрне инвалидларны эшкә урнаштырганда стимуллаштыру турында сөйләячәк.

Пресс-конференция 14.00 сәгатьтә, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International