Бүген 13 нче июнь көнне Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдәге ата-аналарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.
Шулай ук киңәшмә барышында "Иң яхшы күмәк килешү" конкурсына йомгак ясалды.
Киләсе видеоконференция 2017 елның 19 нчы июнь көненә планлаштырыла.