Әтнә районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 13 июне, сишәмбе

2017 елның 14 июнендә Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырачак.

Чарада "Шахтер" ҖЧҖ, "Тукай" ҖЧҖ, Мирас+ ҖЧҖ, Әтнә икмәк пешерү цехы вәкилләре катнашачак.

Гражданнар оешма вәкилләре белән очрашып, булган вакансияләр, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча мәгълүмат ала алачак.

Чара 09.00 сәгатьтә Әтнә районы, Зур Әтнә авылы Совет ур., 63 адресы буенча узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International