Экология көне кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар катнашында "Табигать – йортыбыз" дип исемләнгән экологик акция узды.
Видеоролик караганда һәм викториналар үткәрелгәндә табигатькә карата әхлакый гамәлләр билгеләнде.
Алга таба Морозов исемендәге паркта балалар практикада табигать күренешләрен күзәтте.