Гадәт буенча, 9 июнь көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Дуслар көнен билгеләп үтәләр.
"Бу көнне балалар халык җырлары җырлады, шигырьләр сөйләде, рус халык уеннары уйнады", - дип сөйләде тәрбияче Елена Арчибасова. Белгеч сүзләренчә, мондый чаралар әхлакый кыйммәтләр формалаштырырга ярдәм итә.