Июнь аенда «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
«Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләренең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде. Үзәк директоры урынбасары Фәния Йосыпова ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәрнең өйләренә барып әңгәмәләр үткәрү турында әйтеп китте. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең мөдире Әнисә Хәйруллина “Чиста йорт" дигән акциянең нәтиҗәсе белән таныштырды.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләренең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.