"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә патриотизм дәресләре уза

2017 елның 9 июне, җомга

9 июньдә Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Яшь тернәкләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре күңел ачу чарасына чакырылды.

Балалар олылар белән бергә милли уеннарда ярышты, Ватаныбызның гореф-гадәтләре белән танышты.

Чараның максаты булып үсеп килүче буында толерантлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International