"Өмет нуры" клубы эшчәнлеге кысаларында Мамадыш халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында Россия Көненә багышланган кинофильм күрсәтте.
Чараның максаты булып балаларда әхлакый-патриотик хисләр уяту, күпмилләтле Ватанга хормәт тәрбияләү торды.
Педагоглар Йолдыз Фатихова һәм Анна Трескина бәйрәмнең тарихы турында сөйләде.