Россия көне уңаеннан Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты – балаларның Россия тарихы, дәүләт символлары турында белемнәрен киңәйтү.
Чара уен-викториналар формасында узды. Балалар зур кызыксыну белән тәкъдим ителгән уеннарда катнашты.
Ахырдан дәрестә катнашучыларга "Минем яраткан Россия" видео-презентациясе тәкъдим ителде.