“Өмет чаткысы” үзәгендә Халыкара Дуслар көненә багышланган чара узды

2017 елның 9 июне, җомга

Бу тормышта иң зур байлык – чын, тугры дусларың булу дигән фикер белән һәрбер кеше килешер, мөгаен. Төрле илләрдә дусларга багышланган бәйрәмнәр бар.

Халыкара Дуслар көненә багышлап, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары, волонтерлары “Өмет  чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен уеннар, конкурслар оештырды. Бу чарада алар дуслык турында мәкальләрне искә төшерде: “Дус – акчадан кыйммәтрәк”, “Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын”, “Дуслык – зур байлык”, “Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле” һ.б.

Командаларга бүленеп, күңелле  уеннарда ярыштылар, кайсы команданың дус икәнен сынадылар. Һәр команда күңелле, дус, бердәм булдылар. Соңыннан балалар волонтерлар белән бергә “Улыбка”, “Песенка друзей”, “Вместе весело шагать” җырларын җырладылар. Чара флешмоб биюе белән тәмамланды.

Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар балаларның сөйләм телен үстерә, җаваплылык, команда өчен борчылу хисе тәрбияли. Чарада берәү дә игътибарсыз калмады, балалар бүләкләр, призлар, шулай ук уңай хисләр һәм онытылмаслык кичерешләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International