Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Россия көненә багышланган чара үткәрде

2017 елның 9 июне, җомга

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Ольга Плаксина Кама Аланы бистәсендә "Россия – Ватаным минем!" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Социаль педагог дәресне "Туган ил кайдан башлана" җыры белән башлап җибәрде. Балалар фото-презентацияләр карап, Россия Федерациясе халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары, дәүләт символларын искә төшерде.

Зур кызыксыну белән, балигъ булмаганнар "Мин яратам сине, Россия!" тематик викторинасында катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International