Социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итү кысаларында Тукай муниципаль районы башкарма комитеты киңәшмәләр залында социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләрен котлау тантанасы уздырды.
Район башлыгы Васил Хаҗиев белгечләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Алдынгы хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Шәфыйкова тармак ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткерде.