Кичә, 9 июнь көнне, Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар белән "түгәрәк өстәл" утырышы үткәрелде.
Чара барышында инвалидларны эшкә урнаштыру проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләштеләр. Моннан тыш, очрашуда катнашучылар вакансияләр турында мәгълүмат алды.
Түгәрәк өстәл эшендә 10 нан артык мөмкинлекләре чикләнгән граждан катнашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча эшкә урнаштыру өчен 8 юнәлеш бирелде.