Зәй шәһәре социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2017 елның 9 июне, җомга

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Зәй шәһәре социаль хезмәткәрләрен район башлыгы Разиф Кәримов, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Чапков һәм Зәй социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина котлады.

Район башлыгының сәламләү сүзеннән соң, иң яхшы хезмәткәрләрне күкрәк билгеләре белән бүләкләделәр. Әлеге бүләкләрдән тыш, хезмәткәрләргә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук район башлыгы исеменнән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International