Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 8 нче июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышлангын “Балачак дөньясы” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына багышланган бәйрәм узды.
Җинүчеләрне Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Э.Р.Фаттахов, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге җитәкчесе Е.Шуралева котладылар. Конкурста катнашкан һәр бала бүләксез калмады. Килгән кунакларны, балаларны, ата-аналарны Клёпа белән Кнопка күңел ачтырдылар.