Шушы көннәрдә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының актлар залында "МосМедЦентра" компаниясе вәкиле белән очрашу узды.
Аралашу барышында кеше аңын югалткан очракта экспресс-реанимация ысуллары каралды. Аеруча зур әһәмияткә практик дәресләр ия булды.
Һәр белгеч, игътибар белән инструкторны тыңлады, кызыксындырган сорауларын бирде.