Алабуга "Ышаныч" комплекслы үзәге яңа бинага күчте

2017 елның 9 июне, җомга

Кичә, 8 июньдә Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Алабуга шәһәре, Городище ур., 4 нче йорт адресы буенча яңа бинасын ачу тантанасы узды.

Ачу тантанасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина һәм башкалар чакырылган иде.

Яңа заманча һәм уңайлы кабинетларда халыкка социаль хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә сенсор кабинеты, социаль адаптация бүлмәсе, лекотека, хезмәт тернәкләндерү кабинеты булдырылган.

Шунысын да әйтергә кирәк, Алабугада бүгенге көндә социаль яклау өлкәсендә 400 гә якын кеше эшли. Алар 34 меңнән артык ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнарга ярдәм кулы суза.

Шул ук көнне иң лаеклы хезмәткәрләр Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы исеменнән бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International