Социаль хезмәткәрләр көнендә Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең актлар залында игелек һөнәре вәкилләрен хөрмәтләделәр.
Залда шәһәрнең социаль өлкә, администрациясе вәкилләре, Бөгелмә шәһәре җәмәгать берләшмәләре вәкилләре җыелды.
Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Лариса Нефедова килде.
Чара дәвамында Бөгелмә шәһәре музыкаль коллективлары чыгыш ясады.