“Шатлык” приюты карамагындагылар тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

2017 елның 9 июне, җомга

   8 нче июнь асыл традицияләрне яңартып, кешеләргә игътибарлыкны арттыру һәм рәхмәт белдерү йөзеннән мохтаҗлыкта яшәүче һәм көчсез, ярдәмгә өмет баглаучы кешеләргә ярдәм итүче – социаль хезмәткәрләр көне.

Бүген “Шатлык” приютында социаль хезмәткәрләрне котлау уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Приютта тәрбияләнүче балалар социаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, түземлек, кайгыртучанлык, өмет һәм җылылык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

Җылы, матур котлау сүзләре белән кунакларны директор урынбасары Самойлова Татьяна Александровна котлады. Ә приютта пешекче ярдәмчесе булып эшләүче Суфия Газизовна һәм социаль педагог Екатерина Сергеевна үзләренең матур җырларын башкарды. Бәйрәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International