"Башлангыч" үзәге социаль педагогы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чара үткәрде

2017 елның 9 июне, җомга

Наркотикларга каршы Республика акциясе кысаларында Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы волонтер Л. З. Гильметдинова белән бергә Безнең тормыш – безнең кулларда" шигаре астында спорт чарасы үткәрде.

Балалар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чарада актив катнашты.

"Без сәламәт, көчле булырга телибез. Без кулдан килгәнчә укырга, ярдәм итәргә тиеш", - дип билгеләде балалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International