Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Васильевода эшсез гражданнарны яңадан рәсмиләштерүне үткәрде

2017 елның 9 июне, җомга

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Васильевода чираттагы күчмә чара оештырды.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече 20 гражданга халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартлары, үзмәшгульлек формасы, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтте.

Нәтиҗәләре буенча 17 кеше яңадан рәсмиләштерү узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International