2017 нчы елның 6 нчы июненән 8 нче июненә кадәр Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Русия көненә багышланган бильярд буенча турнир узды. Чарада 8 социаль хезмәт алучы һәм 25 җанатарлар катнашты.
Чараның максаты булып физик культура кыйммәтләрен формалаштыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен һәм бильярд спортын үстерү торды.
Эмоциональ һәм мавыктыргыч бәйге барышында уенчылар шәхси беренчелеккә омтылды. Һәр уенчы җиңү өчен тырышты.
Бәйгедәге дуслык атмосферасы һәм җанатарларның активлыгы уенга азарт бирде. Чара ахырында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде һәм грамоталар тапшырды. Бу турнир социаль хезмәт алучыларда якты тәэсир һәм онытылмаслык кичерешләр генә калдырды.