Бүген Нурлат шәһәре мәдәният сараенда Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Котлау сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфия Галаутдинова, социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең җитәкчеләре чыгыш ясады.
"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең һәм Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының иң лаеклы хезмәткәрләре мактау грамоталары белән бүләкләнде.