Бүген Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Чараның рәсми өлешендә котлау сүзләре белән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова мөрәҗәгать итте. Бик күп җылы сүзләр хакимият башлыгы урынбасары Әнәс Шакировтан җиткерелде.
"Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рафис Газизов социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә иң яхшы социаль хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.