Чистай интернат-йорты начар гадәтләргә каршы тора

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Катнашучылар игътибарына хәмер, тәмәке, наркотикларның кеше организмына начар йогынтысы турында видеоматериал тәкъдим ителде.

Шулай ук, чара барышында яшь инвалидлар өчен бүлек карамагындагылар сәхнәләштерелгән тама күрсәтте. Ахырда барлык катнашучылар фотога төште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International