Яр Чаллы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чара программасында ком анимациясе, "Чишмә" Халыклар Дуслыгы Йорты артистлары катнашында концерт оештырылды. Һәм иң мөһиме, социаль хезмәт алучылар үзәк хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләре җиткерде. Чара җылы дустанә атмосферада үтте. Тамашачылар арасында үзләренең чыгышлары белән бүләк ясарга теләүчеләр күп булды.