Кадерле коллегалар!
Хөрмәтле Татарстан Республикасы социаль яклау органнары һәм оешмаларының хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм!
Сез үз гомерегезне изге һәм мәрхәмәтле эшкә багышладыгыз – мораль һәм матди яктан мохтаҗларга ярдәм кулы сузасыз. Социаль яклау органнарының игътибары өлкән кешеләр, имин булмаган гаиләләрдән балалар, ятимнәр, инвалидлар, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә бирелә.
Бүгенге көндә социаль эш һөнәр генә булып калмый, ул – яшәү рәвеше! Социаль өлкәдә эшләр өчен югары профессионаллык, сабырлык һәм түземлек, ә иң мөһиме мәрхәмәтле булырга кирәк.
Елдан-ел сезнең сафларны заманча белемнәре булган инициативалы, белемле белгечләр тулыландыра. Һәм кешеләр сезнең ярдәм итәргә омтылыш, ихласлык, кайгыртучанлык кебек сыйфатларыгыз булуы белән соклана.
Хезмәтегез һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Россиянең Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова