Узган ялларда Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Чистай инваспортсменнар командасы составында Азнакайда узган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бочч һәм пауэрлифтинг буенча Республика чемпионатында катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча интернат-йорт карамагындагылар призлы урыннар яулады. Пауэрлифтинг буенча хатын-кызлар арасында икенче урынны Диана Миннянова яулады, ир-атлар арасында дүртенче мактаулы урынга инваспортсмен-колясочник Анатолий Силантьев лаек булды. Боч буенча ярышларда Оксана Большакова өченче урынны алды.
Команда зачетында Чистай инваспортсменнары икенче урынны алды.