Зәй "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге физик культура һәм спорт Идарәсе белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен атлар спорты мәктәбенә экскурсия оештырды.
Әлеге чара кысаларында барлык катнашучыларга тренер мәктәп территориясен күрсәтте: атка атланып йөрү өчен махсус җиһазландырылган бина, ат абзарларын күрсәтте, атлар асралу урыны турында сөйләде.
Балаларга беренче тапкыр атларны якыннан танышу мөмкинлеге бирелде.
"Экскурсия балаларда һичшиксез, зур тәэсир калдырды, күтәренке һәм яхшы кәеф бүләк итте", - дип сөйләде социаль эшләр буенча белгеч Гүзәлия Курбатова.