«Шатлык» приютында тәрбияче Бикчәнтәева Г.М кече һәм урта яшьтәге балалар белән “Сабантуй” бәйрәме үткәрде.
Бәйрәмгә түбәндәге максат һәм бурычлар куелды: татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, уеннары белән таныштыру, балаларның житезлекләрен, чыдамлылыкларын, тизлекләрен үстерү.
Күңел ачу программасына җыр, бию, уеннар керде.Бәйрәм вакытында жырлар, биюләр һәм төрле татар халык уеннары башкарылды. Мәсәлән, “Капчыкта йөгерү”, “Буләк кис”, “Көрәш”, “Калак тотып йөгерү” һ.б. уеннар уйнадылар. Балалар бик бәхетле иде, чөнки әти- әниләре дә килгән иде. Үз -үзләренә ышанычлары тагы да артты. Бәйрәм бик күңелле үтте.