"PROFF-навигатор" проекты кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты "Йолдызлык" балалар сәламәтләндерү лагеренда һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Чараның максаты – балалалрга һөнәр сайлаганда киңәшләр бирү, дөрес юл сайларга өйрәтү.
Очрашу барышында балалар викториналарда актив катнашты, һөнәрләр белән танышты. Барлыгы һөнәри юнәлеш бирүче чарада 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге 50 бала катнашты.