Хөрмәтле социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!
Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Бүген без хаклы рәвештә гуманизм һәм кешелеклек принциплары хакына үзен игелекле эшкә багышлаган профессионалларны хөрмәтлибез. Җәмгыятьнең социаль үсеше, гражданнарның тормыш сыйфаты һәм аларның иртәгәсе көнгә ышанычы нәкъ менә социаль хезмәткәрләргә бәйле.
Татарстан Республикасының заманча социаль хезмәт күрсәтү челтәре 122 дәүләт учреждениеләреннән гыйбарәт, аларда ел саен 200 меңнән артык граждан кирәкле ярдәм ала. Һәр көнне 3 038 социаль хезмәткәр ветераннар, инвалидлар, балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм кулын суза.
Беркемгә дә сер түгел, социаль хезмәткәрнең эше катлаулы, шуның белән әхлакый, игелекле, шәфкатьле булуны таләп итә. Чөнки социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәргә ярдәм генә түгел, ә гади кешелекле игътибар, аралашу мөмкинлеге кирәк.
Бүгенге көндә Татарстанда 14 294 өлкән кеше социаль хезмәткәр игътибарына мохтаҗ. Вазыйфаи бурычлар кысаларыннан чыгып һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрне үз карамагына алып, социаль хезмәткәрләр гаилә әгъзасына әйләнә.
2016 елда гына 17890 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалидлар өйдә социаль хезмәтләр алды. 7 инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәге һәм 13инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге 6 516 өлкәннәргә һәм 6 216 балигъ булмаганнарга социаль хезмәт күрсәтте. 747 гаиләләргә өйләренә барып инвалид балаларга социаль-педагогик ярдәме күрсәтелде.
Социаль өлкә хезмәткәрләре аерым игътибарны социаль ятимлекне профилактикалауга бирә. 2016 елда 30 меңнән артык күп балалы гаилә һәм 2 меңгә якын социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр тикшерелде. Нәтиҗәдә, оешкан ведомствоара эш барышында 1666 имин булмаган гаиләләр патронаттан төшә.
Елдан-ел социаль тармакта яңа фәнни методикалар һәм технологияләр барлыкка килә, материаль-техник җиһазландыру дәрәҗәсе үзгәрә, хезмәтләрнең сыйфаты арта. Әлеге системаның төп нигезе булып теләсә кайсы минутта мохтаҗларга ярдәм кулын сузган кешеләр тора.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, чын күңелдән сезгә үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләренә бу бәйрәм көнендә тармак ветераннары лаек.
Чын күңелдән барлык социаль хезмәткәрләргә һөнәри уңышлар, яңа казанышлар, нык сәламәтлек, чиксез бәхет һәм гаилә иминлеге телим!
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова