"Веста" үзәге базасында балалар өчен бәйрәм чарасы узды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Преттель-НК" ҖЧҖ белән берлектә 5-11 яшьтәге 113 бала һәм аларның ата-аналары өчен "Бәхетле балачак" дигән бәйрәм чарасы оештырды.

Чара кысаларында матур декорация, буйлы курчаклар, костюмнар күрергә була иде. Катнашучылар өчен бәйрәм концерты оештырылды. Балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, төрле конкурсларда катнашты.

Чараның кульминицаясендә "профессор" Николя чыгыш ясады.Ул химик фокуслар күрсәтте, экспериментлар уздырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International