Балаларны яклау көне уңаеннан һәм наркотикларга каршы айлык кысаларында Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы "Бәхетле балачак" дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрде.
Балалар төрле төстәге акбурлар белән үзенең иҗади сәләтен, фантазиясен һәм таланты күрсәтте.
Ахырда конкурста катнашучылар истәлекле сувенирлар да алды.