"Гнездышко" приютында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чара узды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Спортны сайлыйм" дип исемләнгән чара узды. Аны оештыручылар булып "Бердәм Россия" партиясе, Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарәсе чыкты.

"Оешмага "Яшел Үзән" футбол клубы чакырылган иде. Биредә балалар клуб әгъзаләре белән аралашты, аларны җиңүләре белән танышты, автографлар алды", - дип уртаклашты приют директоры вазыйфасын башкаручы Ирина Бакина.

Ахырда балаларга туп, сикергеч, ролик һәм самокатлар бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International