Яшел Үзән районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы киңәшмә үткәрде

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә районның эш бирүчеләре белән түгәрәк өстәл форматында чираттагы киңәшмә узды.

Чарада «Зеленодольский молочноперерабатывающий комбинат» АҖ, Яшел Үзән хәрби комиссариаты, Яшел Үзән медицина училищесы, "Ледокол" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Таттелеком", "Яшел Үзән механика көллияте", "Восход" ҖЧҖ, ШЭ Зиннәтуллина һәм ШЭ Недоваркина катнашты.

Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International