"Изгелек" үзәгендә авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән лекцияләр узды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен  4 нче шифаханә табиб – терапевты Хвошнянская Надежда Ильинична “Саләмәт туклану нигезләре” дигән темага лекция үткәрде.

Лекция вакытында тыңлаучылар чирләрнең турыдан-туры туклану белән бәйле булуы турында белде. Мәсәлән: тазару, шикәр авыруы, гипертония, атеросклероз, йөрәк авырулары, яман шеш һ. б.

Чара барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сәламәт яшәү рәвеше һәм икенчел авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән лекцияләрнең дәвам итүен теләде.

Лекциядә сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән 27 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International