“Каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү” социаль технологиясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Алия Малякова 1 нче социаль участогында аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән 25 яшүсмер өчен викторина үткәрде.
Очрашу башында белгеч "Ярый" һәм "Ярамый" дәүләтләре турында гыйбрәтле хикәя сөйләде. Аннан соң балаларга уен уйнарга, кроссворд чишәргә тәкъдим ителде.
Чара ахырында белгеч балаларга Татарстан Республикасы 71 нче законын искәртте.